top of page

Үзем турында

Мин Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә туганмын. Урта  белемне  Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбендә  алдым. Мәктәп  елларым  үзенең күңелле кичәләре, дус- сыйныфташлары, эчкерсез  укытучылары  белән  хәтердә саклана. Аннан  Арча  педагогия  көллиятендә һәм  Татар дәүләт гуманитар институтында укыган  вакытлар  тагы  да кадерлерәк  кебек. Бу  уку йортларында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  Кукмара бистәсе 2 нче   урта мәктәбендә башладым. Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районы “С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбендә” эшлим. Үземнең укучыларымны яратам һәм аларга белем биреп кенә калмыйм, дөньяны танып белергә ярдәм итәм.

Эссе

Минем педагогик осталыгым

Һәркем үз һөнәрен мактый диләр,

Хезмәтемне чиксез сөям мин.

Көләч йөзле укучыларымны

Барыннан да якын күрәм мин.

Э. Шəрифуллина

    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт… Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен.

   Әле дә хәтеремдә: беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче укытучымны күрүгә кичергән хисләрем әйтеп бетергесез. Нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз Шәмсетдинов Габтелбәр абый булды. Ул мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде. Ә туган телгә беренче мәхәббәт орлыкларын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Фәткыя апа салды. Алар олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы бөек остазларым. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым –  укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр, мөгаен.

     Мәктәпне тәмамлагач,  Арча  педагогия көллиятенә  укырга кердем. Укуны тәмамлап,  укытучы булып, туган ягыма кайттым. Читтән торып Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем алдым. Әлбәттә, бу һөнәремне сайлавыма  дөньяда минем өчен кадерле булган кешеләремә – әти-әниемә һәм укытучыларыма  чиксез  рәхмәтлемен.   

    Хәзерге көндә мин Советлар Союзы Герое С. Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә эшлим. Әлеге белем йортында  татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р.Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим.

   Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксындырып эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

  Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр белән эшләүне  алгы планга куярга тиеш. Мин дә заманча  фикер йөртүче укытучы буларак,  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  критик фикерләү технологиясенең төрле ысулларын кулланам: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, кластер, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку. Минемчә, критик фикер йөртү технологиясе баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә, чөнки бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

  Эшчәнлегемнең нәтиҗәсен мин укучыларымның җиңүләрендә күрәм. Алар мине һәрдаим сөендереп торалар: конкурсларда, олимпиадаларда, конференцияләрдә алдынгы урыннарны яулыйлар. Бигрәк тә Батрова Кристина турында горурланып әйтә алам. Ул үткән уку елында татар теленнән укучылар  арасында үткәрелгән республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы призеры булса, быелгы уку елында җиңүгә иреште. Укытучы өчен моннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме?

   Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Миңа сорау бирсәләр:

       - Бәхет ни ул? - дисәләр,

         Бәхет – шушы: укучылар

         Кеше булып үссәләр.

   Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!  Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!

bottom of page