top of page

Сыйныфтан тыш эшчәнлек

«Туган ягым – Кукмара» НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН? (интеллектуаль уен)

Максат: 1. Районыбыз турында күбрәк мәгълүмат бирү.

                2. Районыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру.

                3. Укучыларда туган якларына карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: барабан, конвертта сораулар, кара тартмага салынган киез итекләр, очколар билгеләү өчен карточкалар, сәгать, магнитофон, СД-диск, бүләкләр.

Материал: “Ачык дәрес” 2008 №7, “Аламачы арбасы” (Рөстәм Сәрвәров газетасы) 2007 №1, “Кукмара-Кукмор – 70”,”Кукмара – 75” китаплары.

 

Уен барышы.

Салмак кына Газинур Фарухшин башкаруында “Кукмара вальсы” җыры уйный.

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген барыбыз да НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН? дигән интеллектуаль уенга җыелдык.

Бүгенге уеныбыз туган төбәгебез – Кукмарага багышланган.

Хәзер уенчыларны билгеләү өчен сайлап алу туры үткәрербез. Мин сораулар бирәм, дөрес җавап биргән укучы алга чыга.

  1.     Кукмараның төп урамы. (Ленин)

  2.     Кукмараның татар мәктәбе. (гимназия)

  3.     Кукмара бистәсендә ничә урта мәктәп бар? (4)

  4. Зур Кукмарадагы спорт комплексының исеме. (Ялкын)

  5. Кукмара бистәсендәге спорт комплексының исеме.(Зилант)

  6. Киндеркүл болынында үткәрелә торган милли бәйрәм. (сабантуй)

 

 

Менә безнең уенчыларыбыз да билгеле булды. Хәзер сүзне сезгә бирәбез. Үзегез белән кыскача гына таныштырып үтегез әле.

Үзегезнең арагыздан капитан сайлагыз.

Уен укытучы, ягъни мин һәм укучылар арасында барыр. Мин үземә бер ярдәмче чакырам. Ул барабанны әйләндереп сорауларны билгели. Сорауны мин укыйм. Сорауга җавап әзерләү өчен 1 минут вакыт бирелә. Музыка уйный, музыканың әкренәя башлавы вакыт узганны аңлата. Музыка тынгач, капитан җавап бирергә теләүчегә сүз бирә, яки үзе җавап бирә. Уен 6 баллга кадәр бара. Уңышлар сезгә, хөрмәтле уенчылар!

 

  1. Борынгы, истәлекле әйберләр тупланган бина. (музей)

  2. Кукмара районы газетасы “Хезмәт даны” баш мөхәррире (редактор)? (Гөлгенә Шәрипова)

  3. Манзарас авылында яшәүче шагыйрә. (Кәүсәрия Галиуллина)

  4. Урман хуҗалыгы техникумы Кукмара районының кайсы авылында урнашкан? (Лубян)

  5. Кукмарада яшәүче шагыйрь. (Харис Мостафин)

  6. Кукмара муниципаль районы башлыгы. (Димитриев Сергей Димитриевич)

  7. А.Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз. (Нух Идрисов)

  8. Кукмара бистәсе, Манзарас авылы аша ага торган елга исеме. (Нурминкә)

  9. Манзарас мәктәбе кайсы геройның исемен йөртә? (Сабир Әхтәмов)

  10.  Тегү фабрикасы исеме. (Хыял)

  11.  Кукмара районы нинди районнар белән чиктәш? (граничит?) (Балтач, Саба, Мамадыш, Теләче районнары; Киров өлкәсе һәм Удмурт республикасы)

  12.  Кукмарадагы ательеның исеме. (Лилия)

  13.  Кукмара киез итек фабрикасына нигез салучы. (Бертуган Комаровлар)

  14.  Галим, якташ, язучылар җәмгыяте җитәкчесе, татар әдәбияты белгече, күп еллар Язучылар берлеге рәисе булып торган язучы. (Фоат Галимуллин)

  15.  Авыр язмыш сынауларын җиңә белүче Ф.Яруллин кебек көчле рухлы якташ язучыбыз. (Рәниф Шәрипов)

  16.  Кукмара районы Мәмәшир авылында туган шагыйрә. (Рифә Рахман)

  17.  Гаделлекнең сагында торучы милиция, прокуратура, суд хезмәткәрләре, кеше хокукларын саклауга багышлап язылган китаплар авторы. Кукмара районы Байлангар авылында туган язучы-юрист. (Мәгъсүм Насыйбуллин)

  18.  “Мәдәни җомга” гәзите редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан чыккан шагыйрь. (Газинур Морат)

  19.  А.Алиш исемендәге бүләккә лаек булган, Чаллыда яшәп иҗат итүче балалар шагыйре, чыгышы белән Янил авылыннан. (Рәшит Бәшәр)

 

Кара тартма.

Кукмараның визит карточкасы. Кукмара районы нәрсә җитештерү буенча данлыклы? (киез итекләр)

 

Музыкаль пауза.

Якташыбыз – Кукмара районы Пчеловод авылы егете – Вадим Захаров башкаруында “Килегез Кукмарага” җырын тыңлап үтәрбез.

 

Уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырыла.

 

Калган сораулар җанатарларга (болельщиклар) бирелә. Дөрес җавап бирүчегә бүләк тапшырыла.

Уен барлык укучылар белән бергә “Кукмара” җырын җырлау белән тәмамлана.

bottom of page